ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган

Фән һәм мәгариф

Әлмәттә “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабы узды

17 ноябрь 2017, 07:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәттә “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабы узды Башка шәһәрләр белән беррәттән, Әлмәтнең 3 мәктәбеннән 15 укучы бүген үзенең белемнәрен һәм осталыкларын сынады, диелә район хәбәрендә.

(Әлмәт, 17 ноябрь, "Татар-информ","Әлмәт таңнары"). Әлмәттә JuniorSkills стандарты буенча “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабы узды, дип яза җирле басма.

“Татарстан киләчәге көллияте”нә республиканың ун шәһәр һәм районыннан, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Камадан 60 тан артык укучы һәм балалар иҗаты үзәкләренә йөрүчеләр җыелды. Әлмәтнең 3 мәктәбеннән дә 15 укучы бүген үзенең белемнәрен һәм осталыкларын сынады. Сайлап алу этабы “мехатроника”, “электромонтаж”, “инженерлык дизайны” компетенцияләре буенча. Бәйгедә катнашучыларга “Алнас” ААҖ башкарма директоры Сергей Шунин, “Римера” АҖнең үсешен оештыру һәм персонал буенча директоры Олеся Романова һәм башкалар уңышлар теләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр