ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган

Җәмгыять

Чаллыда вакытыннан алда туган балалар өчен бәйрәм узды

16 ноябрь 2017, 19:42

Чаллыда вакытыннан алда туган балалар өчен бәйрәм узды Ноябрьдә бөтен дөнья “Ак таҗлар көне”н билгеләп уза. Бу исем вакытыннан алда туган балаларның нәзберек булуын ассызыклый.

(Чаллы, 16 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәметдинова). Чаллыда вакытыннан алда туган балалар өчен бәйрәм узды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Кама балалар медицина үзәге матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина сөйләде.

“Автошәһәр өчен вакытыннан алда туган балалар проблемасы актуаль. Чаллыда балаларының 8 проценты вакытыннан алда, яки йөклелекнең 37 нче атнада туа, - дип сөйләде Эстрина. – 500 грамм булып туган балаларны үстерүнең билгеле кыенлыклары бар һәм алар медицина хезмәткәрләре белән ата-аналарны якынайта. Гомерләренең авыр чорын узганнар өчен бу бәйрәмне үткәрәбез. Бу истәлекле көннең максаты – ата-аналарга һәм балаларга ярдәм итү, вакытыннан алдан туу – хөкем түгел, заманча медицина бу проблеманы хәл итәргә сәләтле булуын аңлату”.

Ел саен медицина үзәге хезмәткәрләре нәни пациентлары һәм аларның әти-әниләре белән очраша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр