ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар мөхәррирләре чаң суга: татар язучылары милли матбугатны укымый
2018 елгы чемпионатка Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары арасында җәялеләр юлы төзеләчәк
Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган
18-24 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган

Мәдәният

Казан Яшь тамашачы театры яшьләр театрлары фестивалендә катнаша

16 ноябрь 2017, 19:11

Казан Яшь тамашачы театры яшьләр театрлары фестивалендә катнаша Коллектив Туфан Миңнуллинның “Әйт әле, күбәләк” музыкаль мистериясен тәкъдим итәчәк.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 20-23 ноябрьдә Чабаксарда илкүләм яшьләр театрларының һәм Яшь тамашачы театрларының “Әкият палитрасы” II Халыкара фестивале уза. Анда Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры катнаша. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Коллектив Туфан Миңнуллинның “Әйт әле, күбәләк” музыкаль мистериясен тәкъдим итәчәк. Узган елгы фестивальдә җиңүче буларак Казан театры артистлары ачылыш көнендә, 20 ноябрьдә чыгыш ясаячак.

Шулай ук “Әкият палитрасы” кысаларында Якутия, Башкортстан, Мари Эль, Чувашия һәм Пермь крае әйдәп баручы балалар һәм яшьләр театрлары үз иҗатларын тәкъдим итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр