ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Мәдәният

Тукай районы «Питрау» коллективына Фәрит Мөхәммәтшин 200 меңлек сертификат тапшырды

16 ноябрь 2017, 23:00

Тукай районы «Питрау» коллективына Фәрит Мөхәммәтшин 200 меңлек сертификат тапшырды Тукай районы Мәләкәс авылы «Питрау» ансамбленең мәктәп укучылары коллективы Казанда «Бәрмәнчек» ансамбленең сезонны ачу чарасында катнашты.

 (Тукай районы, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Мәләкәс авылы «Питрау» ансамбленең мәктәп укучылары коллективы – «Үрнәк» дип аталган төркеме Казанда «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклоры ансамбленең  сезонны ачу чарасында катнашты. Тукайлылар чарада «Өй саклау» күренешен тәкъдим итте. Аларны бәйрәмгә ансамбльнең җитәкчесе Артур Поляков махсус үзе чакырган, сезон ачылуда балалар фольклор коллективлары берәү генә булган, дип яза райо нгазетасы.

Ансамбль өчен тагын бер сөенечле хәбәр – «Питрау»ның балалар фольклор төркеменә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 200 мең сумлык бүләк сертификаты бирелгән. Аны питраулыларга башкаланың опера һәм балет театры бинасында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырган. Коллектив сертификатны милли киемнәр тектерү өчен файдаланырга ниятли. Бу турыда газетага ансамбльнең администраторы Лидия Фәртдинова хәбәр итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр