ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга
Ижевск шәһәренә Россия төбәкләреннән төрле милләт балалары җыела
"Нефтехимик" хоккейчылары "Металлург" командасын отты
22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

Җәмгыять

“Казан” гаилә үзәге өйләнешүчеләрне теркәүне өч айга туктатып тора

15 ноябрь 2017, 11:33 , Фото: Ильнар Тухбатов

“Казан” гаилә үзәге өйләнешүчеләрне теркәүне өч айга туктатып тора Казан “Чаша”сында 2018 елгы дөнья чемпионаты җанатарлары фестивале өчен мәйдан төзекләндерү эшләре башланып китә.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). Футбол ассоциацияләренең халыкара федерациясе (FIFA) карары буенча, “Казан” гаилә үзәге мәйданы 2018 елгы дөнья чемпионаты җанатарлары фестивале уздыру өчен сайлап алынган. Шул уңайдан биредә матчларны демонстрацияләү өчен экран, 16 метрлы яктырту манаралары, фестивальгә хезмәт күрсәтә торган чатырлар, сәхнә һәм контроль пункты урнаштырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Фестиваль мәйданын төзекләндерү, шул исәптән өстәмә җир асты инженер коммуникацияләре урнаштыру кирәклеге уңаеннан, биредәге машина кую мәйданы тулысынча ябык. 2018 елның гыйнварыннан, төп эшләрне башкару өчен, бинага керү юллары ябыла. Моннан тыш, куркынычсызлык таләпләрен истә тотып, 2 гыйнвардан март ахырына кадәр “Казан” гаилә үзәге өйләнешүчеләрне теркәүне туктатып тора.

Бу вакытта никахларны теркәү Киров һәм Идел буе районнарындагы (Болотников ур., 35а; Р. Зорге ур, 89) ЗАГС идарәләрендә башкарыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр