ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Саратов өлкәсендәге 71432нче хәрби частьтә "Татар халык ашлары көне" уздырыла
Мәскәү ислам институтында Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгын билгеләп үттеләр
Әтнә районында Хәкимҗан Халиковка багышланган чаралар уза
«Татар-информ» агентлыгында балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында сөйләячәкләр
2018 елның 1 нче июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак

Икътисад

Яңа елга мандарин 20 процентка арзанаячак

15 ноябрь 2017, 09:51

Яңа елга мандарин 20 процентка арзанаячак Цитрусларга бәяләрнең төшүе ноябрьдә яңа уңыш җыя башлау белән бәйле.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). Яңа елга мандарин 20 процентка, ә әфлисун 15,5 процентка арзанаячак. Әлеге фаразны Җиләк-җимеш һәм яшелчә җитештерү берлегенең аналитика бүлеге җиткерә, дип яза “Известия”.

Цитрусларга бәяләрнең төшүе ноябрьдә яңа уңыш җыя башлау белән бәйле. Ноябрьдән гыйнварга кадәр әлеге җиләк-җимеш Россиягә чит илләрдән кертелә. Ихтыяҗ зур булганга,  цитруслар күпләп китерелә.

Җиләк-җимеш һәм яшелчә җитештерү берлегенең аналитик бүлеге җитәкчесе Кирилл Лашин әйтүенчә, октябрьдә Абхазиядән кергән мандаринның килограммы - 75 сум, ә Марокка һәм Төркиянеке 110 сум тирәсе тора. Декабрьдә исә 1 килограмм Абхазия цитруслары - 60 сум, Марокка һәм Төркиядән килгәненең 1 килограммы 88 сум торачак.

Моннан тыш, аналитиклар әфлисунга бәяләр төшәчәген фаразлый. Узган ай ахырында, ЕМИСС мәгълүматлары буенча, 1 килограмм әфлисунга уртача 106,56 сум акча түләнгән. Җиләк-җимеш һәм яшелчә җитештерү берлегенең аналитик бүлеге фаразлары буенча, әфлисунга бәяләр 15,5 процентка - 90 сумга кадәр төшәчәк.

Искәртеп үтик, мандарин, шампан шәрабе һәм шоколад — Яңа елга һәм каникул чорында күпләп сатып алына торган продуктлар арасында. Яңа елга бәйрәм өстәленә мандарин кую гадәте Кытайдан керүе билгеле.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр