ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Хоккейчыларны теләкләре булмауда шелтәли алмыйм – Зиннәтулла Билалетдинов
Түбән Кама һәм Кукмара районнары Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлекне үстерәчәк
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

Мәдәният

Республиканың 244 клубын ябарга туры килер иде – Татарстан Республикасы мәдәният министры

14 ноябрь 2017, 21:51 , Фото: Рамиль Гали

Республиканың 244 клубын ябарга туры килер иде – Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, Россия Мәдәният министрлыгы 1000 кешедән ким булган авылларда клуб тотмау яклы.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Питрәч районындагы күчмә утырышында авыл клублары турында тәфсилле чыгыш ясады.

“Бүгенге көндә республикада 3821 мәдәният учреждениесе бар, шуның 3288е - авылда. Иң зур күпчелекне клублар алып тора. 2016 елда Хисап палатасы үткәргән тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, шуны әйтергә була: яңа клублары булган җирлекләрдә яшәүче халыкның 97 %ы мәдәният йортлары эшчәнлегеннән канәгать. Гадәттә, клубы булмаган яки ул начар хәлдә булган авыллардан зарлар килә. Канәгатьлек белдереп булмаган исемлектә хәзерге көндә 578 клуб (30,7%) исәпләнә; шуның 554е - авылларда. 111 клуб (5,7%) 1960 елга кадәр төзелгән. Аларның барысы да авылда”, - диде ул.

Министр сүзләренчә, Питрәч районындагы мәдәният оешмаларының торышы бөтен республикага күрсәтерлек. Монда биналарның бары тик 26,9 %ы гына капиталь ремонт сорый. Бу – 26 мәдәният йортының 7се дигән сүз.

Президентның авыл клублары салу һәм капиталь ремонт ясау программасы нигезендә, 2012 елдан башлап, республикада 257 мәдәният объекты төзелгән, 113енә капиталь ремонт ясалган. Бу эшләр барлыгы 3 млрд. сумга төшкән.
“Шулай итеп, 7 ел эчендә мәдәният учреждениеләренең 20 проценты янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп һәм хәрәкәт тоткарлыгы булган (инвалидлар, бала арбалы) кешеләр ихтыяҗына җавап бирерлек итеп төзекләндерелде.

Әгәр 2012 елда бер мәдәният учреждениесендә уртача 151 мәдәни-күңел ачу чарасы оештырылса, 2016 елда бу саен 165кә кадәр үсте”, - диде министр.
Шулай ук ул бүген республика авылларының клублар белән тулы тәэмин ителешен дә билгеләп узды.
“Бүгенгә республика авыллары мәдәният йортлары белән нормадан артыграк тәэмин ителгән. Икътисад һәм социологик тикшеренүләр үзәге мәгълүматларына караганда, 31 муниципаль районда клублар белән тәэмин ителеш 130 %ны тәшкил итә. Бу шуның белән аңлатыла, клуб биналары авылда 30 ел элек, халык күп заманда төзелгән.

Без республика нормативларына таянып эш итәбез. Аның нигезендә авыл клубында 100 кешегә – 20 урын; 500дән 1000 кешегә кадәр яшәгән җирлектә 150-200 урын туры килә.
Россия мәдәният министры халык саны 1000 кешедән ким булган авылларда мәдәни-күңел ачу биналарын бөтенләй булдырмау яклы.
Әйтик, әгәр авыл җирлегенә биш авыл керә икән, аларның һәрберсендә 500 кеше яшәсә, димәк, тулы бер җирлеккә бер клуб туры килә дигән сүз. Мондый исәпләүләр белән эш итсәк, республиканың 244 мәдәният йортын ябарга туры килер иде”, - диде мәдәният министры.

Айрат Сибагатуллин республика авылларында урнашкан мәдәният йортларының халыкка уңайлы, заманча тормыш таләпләренә җавап бирерлек булуын да искәртеп узды. “Мондый шартлар булмаса, халыкны җәлеп итә алмыйбыз” дип тә өстәде.

Министр шулай ук саннар китереп, клубларның җиһазландырылуын да искә алды.
“Алда санап үтелгән, барлык төзелгән һәм ремонт ясалган клублар Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан музыкаль җиһазлар белән тәэмин ителде. 2015-2016 елларда 15 мәдәният йортына кино күрсәтү өчен кино проекциясе җайланмасы куелды. 8,5 % мәдәният йортына Интернет кертелде. 2017 елда 22 клубка яңа кәнәфиләр куелачак. Бу 6 млн сумга төшә”, - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Питрәч районында күчмә утырыш уздырды. Разил Вәлиев җитәкчелегендәге депутатлар иң элек Кощаково, Карповка һәм Шәле авылы мәдәният йортлары белән танышты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр