ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде
Шиһабетдин Мәрҗанинең минбәрен карар өчен, Шыгырдан мәчетенә туристлар килә башлаган
ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра
Камал театры тамашачысы “Телсез күке” спектаклен “сүтеп җыйды”
Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Олимпиадада алтын медаль алуы белән котлады

Хәвеф-хәтәр

Казан кешесе, банк картасының яшерен мәгълүматларын әйтеп, 100 мең акчасын урлаткан

14 ноябрь 2017, 20:45

Казан кешесе, банк картасының яшерен мәгълүматларын әйтеп, 100 мең акчасын урлаткан Шалтыраткан явыз ниятле кешенең телефон номеры Мәскәүдә теркәлгән булуы ачыкланган.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). 49 яшьлек Казан кешесе кичә “Заречье” терәк пунктында мошенниклар аркасында зур күләмдә акчасыннан мәхрүм калуын хәбәр иткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Казанда яшәүче кеше таныш булмаган берәүнең аңа “Сезнең банк картагызны куллану туктатылган (блокировкаланган)” дигән смс-хәбәр җибәрүе турында сөйләгән. Үзен банк хезмәткәре дип таныткан ир-ат картаны кабат куллануга куям, дип, күпме акчасы барлыгын белгән. Зыян күрүче аңа пароль һәм картаның яшерен кодын биргән.

Шул рәвешле, Казан кешесенең хисабыннан 106 мең сум акча алынган. Әлеге факт буенча полицейскийлар оператив-эзләү чаралары үткәрәләр. Шалтыраткан явыз ниятле кешенең телефон номеры Мәскәүдә теркәлгән булуы ачыкланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр