ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар иҗади яшьләре Тукай шигырен шагыйрь язган иске татар әдәби телендә укыды
26 апрельдә Чернобыль фаҗигасе корбаннары искә алынды
Марат Бариевның әнисе, авыру булса да, "Тукайны онытмыйбыз" флешмобына кушылган
26 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Кайбыч районында су баскан йорт-җир хуҗаларына 74 мең сум иминият акчасы түләгәннәр

Фән һәм мәгариф

Чаллы укытучысы педагог-психологларның Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесендә катнашты

14 ноябрь 2017, 18:57 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Чаллы укытучысы педагог-психологларның Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесендә катнашты 37нче мәктәп укытучысы Александр Филиппов Россия педагог-психологлары арасында - алтынчы урында.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Сочида “Россия педагог-психологы – 2017” һөнәри осталык Бөтенроссия бәйгесе узды. Бәйгедә катнашучылар Россиянең 50 төбәгеннән булды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Бәйгедә Татарстанны Чаллы шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 37нче мәктәбе педагог-психологы Филиппов Александр Николаевич тәкъдим иткән.

Беренче ике этап нәтиҗәләре буенча, А.Н.Филиппов иң яхшы педагог-психологларның беренче унлыгына кергән.

Мәскәүдә “Россия педагог-психологы – 2017” һөнәри осталык Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы узган. Татарстан конкурсанты Александр Филиппов рейтинг буенча алтынчы урынны яулап кайткан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10