ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Җәмгыять

Татарстан делегациясе парижлыларга “Сарайлар һәм мәчетләр” маршрутын тәкъдим итте

14 ноябрь 2017, 16:21 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстан делегациясе парижлыларга “Сарайлар һәм мәчетләр” маршрутын тәкъдим итте Әлеге яңа юнәлеш маршруты җиде көнгә исәпләнгән һәм ул Казан белән Санкт-Петербургның мәдәни объектларын берләштерә.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Парижда туристик индустриянең махсуслашкан тематик күргәзмәсендә Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты яңа төбәкара “Сарайлар һәм мәчетләр” туристик маршрутын тәкъдим итте. Бу хакта комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара 9 - 11 ноябрь көннәрендә узды. Татарстанның шәхси стендында төбәкнең туристик мөмкинлекләре күрсәтелде. Шулай ук күргәзмәдә катнашучылар милли ризык – чәк-чәктән авыз итте.

Яңа төбәкара “Сарайлар һәм мәчетләр” туристик маршруты Россиянең ике туристлык үзәген - Санкт-Петербург һәм Казанны бер универсаль продукт итеп берләштерә. Ул эшне Санкт-Петербургның туризмны үстерү буенча комитеты һәм Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты ике якның да туроператорлары белән бергә башкарган.

Маршрут җиде көнгә исәпләнгән һәм ул чит ил туристын күзаллап эшләнгән: кунаклар бер сәяхәттә данлыклы урыннарны һәм дөнья мирасы объектларын күрә алачак.

Яңа маршрут тәкъдим ителгән чарада 1,4 мең агент һәм туроператорларның 800 халыкара партнеры катнашкан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр