ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Яшәү урыны булмаган белгечләргә авылларда ипотека буенча йортлар төзеләчәк
Разил Вәлиев: Мәрҗанине бишектән үк өйрәтә башларга кирәк

Мәдәният

К.Тинчурин театры Яр Чаллыга гастроль оештырды

14 ноябрь 2017, 14:47

К.Тинчурин театры Яр Чаллыга гастроль оештырды Тинчуринлылар бүген Т.Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясен күрсәтә.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Кичә, 13 ноябрьдә, Яр Чаллы шәһәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләре башланды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына К.Тинчурин исемендәге театрның матбугат хезмәтеннән Ләйсән Исхакова хәбәр итә.

“Энергетик” мәдәният сараенда Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган “Назлы кияү” музыкаль комедиясе тәкъдим ителде, - ди Ләйсән Исхакова. - Спектакль зур уңыш белән узды. Чаллы тамашачысы тинчуринлыларны тулы зал, көчле алкышлар белән каршы алды”. 
 
Исегезгә төшереп узабыз, гастрольләр татар театрына нигез салучыларның берсе, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырыла.
 
 
“Назлы кияү” пьесасы драматург тарафыннан 1915 елда ук иҗат ителсә дә, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә актуальлеген югалтмый. Яшь буйдак Рәшитнең өйләнергә йөрүе турындагы хәбәрне ишеткәч, бай кияүгә кәләш сайлап, аны башлы-күзле итәргә теләүчеләр саны шундук күбәеп китә. Вакыйгалар төенләнеше шуннан гыйбарәт. “Яңа дусларның” мәкерле планнары инде тормышка ашам дигәндә генә, бер көтелмәгән сәбәп белән, бар да чәлпәрәмә килә. Әлеге явыз ниятләргә каршы торучы төп көч – чын мәхәббәт. “Бу – барыбызга да таныш темага яңа водевиль”, – дип билгеләп үтелә спектакль аннотациясендә. 
 
Спектакльнең режиссеры Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.
 
Бүген, 14 ноябрь 19.00дә, тинчуринлылар “Энергетик” мәдәният сараенда Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясен күрсәтәчәк.
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр