ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Хоккейчыларны теләкләре булмауда шелтәли алмыйм – Зиннәтулла Билалетдинов
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды

Мәдәният

"Татар-информ" фотохәбәрчесе Татарстанның мәдәният министрына тәкъдим белән чыкты

14 ноябрь 2017, 15:07 , Фото: Султан Исхаков

Фотограф республикада фотолар музее төзергә кирәклеге хакында әйтте.

(Питрәч, 14 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы фотохәбәрчесе Рамил Гали Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга Татарстанда фотосурәтләр музее төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта ул бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Питрәч районындагы күчмә утырыш вакытында әйтте.

"Республикада сәнгатьнең күпчелек төрен үстерүгә ярдәм итәсез. Әмма Татарстанда фотосурәтләр музее юк. Татарстан тарихын чагылдырган фотолар сериясен карый ала торган музей кирәк безгә", - диде Рамил Гали.

Аңа җавап итеп, Айрат Сибагатуллин болай диде:
"Музей булдыру - чыгымлы эш. Аның үз таләпләре бар. Музейда фотолар экспозициясе дисәгез әле, бер хәл. Бу хакта уйларга була", - диде.

Утырышта катнашкан кайбер депутатлар да коллегабызның фикерен хуплап, чыннан да, Татарстан тормышын, үткәнен-бүгенгесен чагылдырган фотосурәтләрне халыкка тәкъдим итәргә кирәк, диде.

Мәдәният министры "Татар-информ" фотохәбәрчесен әлеге мәсьәләне хәл итеп бетерү өчен үз янына чакырды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр