ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Хоккейчыларны теләкләре булмауда шелтәли алмыйм – Зиннәтулла Билалетдинов
Түбән Кама һәм Кукмара районнары Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлекне үстерәчәк
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

Дин

Татарстанда беренче мөселман каналы ачыла

14 ноябрь 2017, 14:16 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда беренче мөселман каналы ачыла Тәүлек буе ике телдә эшли торган канал Интернетта тапшыруларын быел башларга мөмкин.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казанда мөселман каналы эшли башлаячак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин хәбәр итте.

“Тест режимында Интернетта тапшырулар алып барыла, - ди Ришат Хәмидуллин. – Мөселман каналын күпләр көтә. Әмма бу катлаулы проект. 2017 елның ахырына тәүлек буе эшли торган канал булачак, дип өметләнәбез. Хәзерге вакытта тапшырулар әзерләнә, кадрлар мәсьәләсе хәл ителә. Яңа елдан соң, кабель челтәренә күчәргә дә исәп тотабыз”.

Исегезгә төшереп узабыз, Казанда мөселман каналын булдыру мәсьәләсе Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтие итеп сайлангач кузгатылган иде. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, тапшырулар ике телдә бер тигез алып барылачак.
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр