ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Җәмгыять

Нурлатта яшәүче хатын-кыз 720 мең сум алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән

14 ноябрь 2017, 13:52

Нурлатта яшәүче хатын-кыз 720 мең сум алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән Суд аны шартлы рәвештә алты айга ирегеннән мәхрүм итте.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Нурлатта яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз 720 мең сум алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, ул 2009 елның маеннан балигъ булмаган улын тәрбияләгән өчен алимент түләргә тиеш булса да, ана түләүдән качып йөргән. Нәтиҗәдә, бурычның гомуми күләме 720 мең сумнан артып киткән.

Хатын-кыз шундый җинаяте өчен моңарчы да хөкем ителгән булган инде. Моннан тыш, ул уртача авырлыктагы җинаять кылган өчен дә җәзага тартылган.

Суд аны шартлы рәвештә алты айга ирегеннән мәхрүм итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр