ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Шибалов идарә иткән “КАМАЗ-Мастер” экипажын “Дакар”дан чыгарганнар
Тамашачы Әлмәт театрының үсмерләр репертуарын үзе сайлый
Татарстан экология министры халыкны фосфатлы юуу чараларын кулланмаска өндәде
Үзбәкстан диаспорасы 52 кеше янган автобусның Казанга килергә тиеш булуын кире какты
2018 елда Казанда иске батарейкалар җыю өчен 60 контейнер урнаштырылачак

Икътисад

Бензин бәясе рекордлы дәрәҗәгә җитте

14 ноябрь 2017, 11:08 , Фото: Ильнар Тухбатов

Бензин бәясе рекордлы дәрәҗәгә җитте Монополиягә каршы федераль хезмәт фаразлавынча, якындагы 10 елда Россиядә ягулык бәяләре инфляциягә караганда тизрәк артачак.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә бензинны күпләп сату бәясе ноябрь уртасында рекордлы дәрәҗәгә җитте, дип яза «Российская газета».

Әйтик, 7-13 ноябрь көннәрендә АИ-92 маркалы бензинның тоннасы – 42 мең 850 сум (2,3 процент), АИ-95 маркалы бензинның тоннасы 44 мең 990 сумга (1,7 процент) күтәрелде. Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы мәгълүматлары әнә шундый.

Бәяләр «Газпром нефть»нең Мәскәү нефть эшкәртү заводындагы бер җайланмасы эштән туктау аркасында арткан. Ул ноябрь урталарында яңадан эшли башларга тиеш, дип яза «Коммерсант».

Монополиягә каршы федераль хезмәт фаразлавынча, якындагы 10 елда Россиядә ягулык бәяләре инфляциягә караганда тизрәк артачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр