ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Җәмгыять

Чит ил паспортын яшәү урыны буенча өч ай эчендә рәсмиләштереп булачак

14 ноябрь 2017, 10:25 , Фото: Григорий Сысоев / РИА Новости

Чит ил паспортын яшәү урыны буенча өч ай эчендә рәсмиләштереп булачак Әлеге документны теркәлү урыны буенча алучылар өчен паспортны рәсмиләштерү вакыты элеккечә кала.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Чит ил паспортын теркәлү урыны түгел, ә яшәү урыны буенча рәсмиләштерүче россиялеләр өчен әлеге документны әзерләү вакыты дүрт айдан өч айга кадәр киметеләчәк. Дәүләт Думасына тиешле канун проектын тапшыру турындагы карар РФ Хөкүмәте сайтында дөнья күргән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Бу шулай ук биометрик чит ил паспортларына да кагыла. Әлеге документны теркәлү урыны буенча алучылар өчен паспортны рәсмиләштерү вакыты элеккечә (бер ай) кала.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 9 ноябрьдә Хөкүмәт утырышында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, Эчке эшләр министрлыгы чит ил паспортын яшәү урыны буенча рәсмиләштерү вакытын алга таба тагын да киметү юнәлешендә эшли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр