ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда бер көтү эт 4 балага ташланган
Шибалов идарә иткән “КАМАЗ-Мастер” экипажын “Дакар”дан чыгарганнар
Тамашачы Әлмәт театрының үсмерләр репертуарын үзе сайлый
Татарстан экология министры халыкны фосфатлы юуу чараларын кулланмаска өндәде
Үзбәкстан диаспорасы 52 кеше янган автобусның Казанга килергә тиеш булуын кире какты

Җәмгыять

Татарстанда республика медицинасына карата шикаятьләр саны кимегән

14 ноябрь 2017, 09:57 , Фото: Александр Эшкинин

Татарстанда республика медицинасына карата шикаятьләр саны кимегән Быел Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына халыктан 4400 мөрәҗәгать килгән.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). 2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсенә карата, 2016 елның шул чоры белән чагыштырганда, шикаятьләр азрак килгән. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта белдерде.

«2017 елның беренче яртыеллыгында шикаятьләр саны кимеде. Әгәр узган ел аларның саны 5700 булса, быел 4400дән артмады. Медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү, аның үтемлелегенә бәйле мөрәҗәгатьләр саны азайды», – диде Гадел Вафин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр