ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Шибалов идарә иткән “КАМАЗ-Мастер” экипажын “Дакар”дан чыгарганнар
Тамашачы Әлмәт театрының үсмерләр репертуарын үзе сайлый
Татарстан экология министры халыкны фосфатлы юуу чараларын кулланмаска өндәде
Үзбәкстан диаспорасы 52 кеше янган автобусның Казанга килергә тиеш булуын кире какты
2018 елда Казанда иске батарейкалар җыю өчен 60 контейнер урнаштырылачак

Җәмгыять

Роспотребнадзор Россия туристларын Сербиядә кызамыкның киң таралуы хакында кисәтте

14 ноябрь 2017, 09:41

Роспотребнадзор Россия туристларын Сербиядә кызамыкның киң таралуы хакында кисәтте 2017 елның октябреннән алып илдә 65 кеше кызамык белән авырган, берничә кеше якты дөнья белән хушлашкан.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзор Россия туристларына Сербия һәм Европаның башка илләренә сәяхәт кылыр алдыннан кызамыкка каршы вакцинация үтәргә тәкъдим итә. Бу – әлеге илләрдә кызамык авыруының киң таралуы белән бәйле, дип яза «Известия».

Сербия Сәламәтлек саклау институты мәгълүматлары буенча, 2017 елның октябреннән алып илдә 65 кеше кызамык белән авырган, берничә кеше якты дөнья белән хушлашкан.

Роспотребнадзордан хәбәр итүләренчә, быел Европада кызамык 30 кешене «теге дөнья»га алып киткән.

Сүз уңаеннан, 13 ноябрьдә идарә тармагы, россиялеләрнең 63 миллионга якынының гриппка каршы прививка ясатуын җиткергән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр