ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда бер көтү эт 4 балага ташланган
Шибалов идарә иткән “КАМАЗ-Мастер” экипажын “Дакар”дан чыгарганнар
Тамашачы Әлмәт театрының үсмерләр репертуарын үзе сайлый
Татарстан экология министры халыкны фосфатлы юуу чараларын кулланмаска өндәде
Үзбәкстан диаспорасы 52 кеше янган автобусның Казанга килергә тиеш булуын кире какты

Спорт

Уенга җитди әзерләнгән идек – Зиннәтулла Билалетдинов

14 ноябрь 2017, 09:11 , Фото: Ильнар Тухбатов

Уенга җитди әзерләнгән идек – Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры җиңелүгә китергән сәбәпләр барлыгын җиткерде.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Минскида “Динамо” хоккейчыларына каршы уеннан соң уздырылган матбугат конференциясендә, “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов җиңелүгә китергән сәбәпләр барлыгын әйтте.

“Бу уенга җитди әзерләнгән идек. Кыска гына тәнәфес булды, без әзерләндек. Кызганыч, моңа кадәр күзәтелгән җитешсезлекләрне, билгеле сәбәпләр аркасында төзәтә алмадык. Билгеле, аларны төзәтергә теләдек. Алдагы матчка әзерләнәбез”, – диде Билалетдинов.

Исегезгә төшерәбез, Казанның “Ак Барс” хоккейчылары кичә Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында Минскиның “Динамо” командасына оттырды (1:4). 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр