ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Радик Юльякшинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды
Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә
Сызраньда беренче тапкыр “Татар яшьләре лидеры" мәктәбе булды
Киров өлкәсендә юл һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән бала үлгән

Җәмгыять

Тукайлылар «Минута Славы» бәйгесендә катнашты

14 ноябрь 2017, 02:00

Тукайлылар «Минута Славы» бәйгесендә катнашты «Минута Славы» бәйгесендә исә алар диплом белән бүләкләнделәр.

(Тукай районы, 14 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Казан шәһәрендә «Минута Славы» I Республика бәйгесе узды. Талант һәм осталык конкурсында Тукай районының Бәтке авылыннан Милена Лавренова, Азалия Сибгатуллина, Елизавета Григорьева катнашты.

Апрель ае ахырында Тукай районында узган «Яңа дулкын» бәйгесендә катнашып, Милена Гран-при бүләгенә лаек булган иде. «Минута Славы» конкурсында Милена рус фольклор әсәрен башкарды. Елизавета белән Азалия дә шулай ук район, шәһәр, республика конкурсларында катнашып төрле призлы урыннар алалар. «Минута Славы» бәйгесендә исә алар диплом белән бүләкләнделәр. Азалиянең әнисе Адилә Сибгатуллина газета хәбәрчесе белән шатлыгын уртаклашты:

– Вокал – ул тавышың белән идарә итүнең музыкаль осталыгы. Мондый конкурсларда катнашу безнең кызларыбыздан күп еллык тәҗрибә таләп итә. Кызым Азалиянең вокал укытучысы Татьяна Тихонованың зур тырышлыгы ярдәмендә без төрле конкурсларда призлы урыннар алуга ирешәбез, – диде ул.

Яшь вокалистларга тагын да зуррак уңышлар телибез!


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10