ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Радик Юльякшинга Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды
Быел Казанда “Үлемсез полк” акциясендә 120 мең кеше катнашыр дип көтелә
Сызраньда беренче тапкыр “Татар яшьләре лидеры" мәктәбе булды
Киров өлкәсендә юл һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән бала үлгән

Җәмгыять

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы полиция лейтенантына фатир ачкычы тапшырды

14 ноябрь 2017, 01:00

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы полиция лейтенантына фатир ачкычы тапшырды Быел ул да совет милициясе 100 еллыгын билгеләгәндә монда эшли башлывының 10 еллыгын билгели.

(Яшел Үзән, 14 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләнгән көнне полиция лейтенанты Степан Долгаревка Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин ике бүлмәле фатир ачкычы тапшырды, дип яза җирле басма.

– Без бу фатирны бик көттек, – дип сөйли бу уңайдан Степан Долгарев. – Хатыным белән Волжскида фатирда торырга туры килде безгә. Рәхмәтебез бик зур.

Степан бу системада 2007 елдан бирле эшли. Быел ул да совет милициясе 100 еллыгын билгеләгәндә монда эшли башлывының 10 еллыгын билгели. Хезмәтен патруль-пост бүлегендә башлап, башта анда чирканчык алган. Аннан соң җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә тәҗрибә туплаган. Ә хәзер ул иң зур һәм иң катлаулы участокларның берсе булган Загородный, сәнәгать зонасында – участок оперуполномоченные. Барлыгы 6 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Хезмәткәрнең хезмәтен күргәннәр, бәяләгәннәр һәм бүләкләгәннәр. Ул үзе дә үз чиратында аңа өмет баглаучыларның йөзенә кызыллык китермәс. Эшен җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10