ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда бер көтү эт 4 балага ташланган
Шибалов идарә иткән “КАМАЗ-Мастер” экипажын “Дакар”дан чыгарганнар
Тамашачы Әлмәт театрының үсмерләр репертуарын үзе сайлый
Татарстан экология министры халыкны фосфатлы юуу чараларын кулланмаска өндәде
Үзбәкстан диаспорасы 52 кеше янган автобусның Казанга килергә тиеш булуын кире какты

Спорт

Хатын-кызлар арасында волейбол буенча Россия кубогы "Дүртлек финалы" Казанда уза

13 ноябрь 2017, 21:54 , Фото: Ильнар Тухбатов

Хатын-кызлар арасында волейбол буенча Россия кубогы Татарстан башкаласы хәлиткеч уеннарны икенче ел рәттән кабул итеп ала.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Хатын-кыз командалар арасында волейбол буенча Россия кубогының “Дүртлек финалы” икенче ел рәттән Казанда узачак.

Бүген Бөтенроссия волейбол федерациясе турнирның хуҗасын билгеләде һәм Кубок өчен уйнаячак командалар арасында жирәбә уйнатты.

“Динамо-Казан” волейболчыларыннан тыш Россия кубогының “Дүртлек финалы”нда “Протон”, “Енисей” һәм “Уралочка-НТМК” командалары да уйный. Финалга чыгу өчен Ришат Гыйләҗетдинов шәкертләре "Протон" командасы белән көч сынаша. "Дүртлек финалы" 23-24 декабрьдә уза.

Исегезгә төшерәбез, узган ел 27-28 декабрьдә Казанда узган турнир “Динамо-Казан” кызларының җиңүе белән төгәлләнгән иде. Казан клубы үз тарихында өч тапкыр Россия кубогына лаек булды: аның икесе (2010 һәм 2016 еллар) – Казанда, тагын берсе Краснодарда (2012 ел) булды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр