ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Мәдәният

Байбулат Батуллинның "Половинки" фильмы "Золотой Орел" премиясенең лонг-листына кертелгән

13 ноябрь 2017, 21:14

Байбулат Батуллинның Ул "Иң яхшы кыска метражлы фильм" номинациясендә 25 фильм арасында урын алган.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар режиссеры Байбулат Батуллинның “Половинки” кыска метражлы нәфис фильмы "Золотой Орел - 2017" премиясенең лонг-листына кертелгән. Бу әлеге исемлектә бердәнбер Татарстан режиссеры фильмы. Ул “Иң яхшы кыска метражлы фильм” номинациясендә 25 фильм арасында урын алган.

Кинематография өлкәсендә бирелә торган «Золотой Орел» милли премиясе эксперт советы тәкъдим иткән фильмнар исемлеге Россия кинематография сәнгате һәм фәне милли академиясенең рәсми сайтына бүген урнаштырылды. Лонг-листта Алексей Учительнең “Матильда”, Андрей Звягинцевның “Нелюбовь” кебек танылган фильмнары бар. “Иң яхшы сценарий” номинациясендә Башкортстанда төшерелгән “Из Уфы с любовью” фильмы да бар. Аның сценарий авторы – Айдар Акманов. Режиссеры – Айнур Аскаров.

«Золотой орёл» – Россиянең милли кинопремиясе. Россия кинематография сәнгате һәм фәне милли академиясе тарафыннан гамәлгә куелган. 2002 елда бирле тапшырыла. Фильмнарны номинацияләр буенча Эксперт советы тәкъдим итә. Премия Академия әгъзаларының тавыш бирүе юлы белән сайлана. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр