ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Хоккейчыларны теләкләре булмауда шелтәли алмыйм – Зиннәтулла Билалетдинов
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды

Татар дөньясы

Санкт-Петербургта Каюм Насыйрига багышланган лекция укыячаклар

13 ноябрь 2017, 21:44

Санкт-Петербургта Каюм Насыйрига багышланган лекция укыячаклар Ул "Татар кунакханәсе" мәдәни-белем бирү проекты кысаларында үткәрелә.

(Казан, 13 ноябрь", "Татар-информ", Лилия Локманова). 18 ноябрь көнне Санкт-Петербург шәһәренең Милли әдәбият китапханәсендә "Каюм Насыйри – татар галиме һәм мәгрифәтчесе" дип исемләнгән лекция узачак.

Ул "Татар кунакханәсе" мәдәни-белем бирү проекты кысаларында үткәрелә. Лекцияне Санкт-Петербургтагы Каюм Насыйри исемендәге белем бирү-мәдәни үзәк институты укытучысы Альбина Фәхразиева укыячак.

Чара 12.00 сәгатьтә башланачак. Анда керү – ирекле, диелә хәбәрдә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр