ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Дин

Казан һәм Болгарда татарларның этнодини үзенчәлекләре хакында сөйләшәчәкләр

13 ноябрь 2017, 20:56

Казан һәм Болгарда татарларның этнодини үзенчәлекләре хакында сөйләшәчәкләр Ноябрь уртасында бу уңайдан халыкара фәнни-гамәли конференция дә узачак.

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 16-17 ноябрь көннәрендә Казанда һәм Болгарда "Глобальләштерү шартларында татарларның этнодини үзенчәлеге" Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Чара кысаларында, татар халкының этнодини үзенчәлеге формалашуы тарихи үзенчәлекләре; этник һәм дини үзенчәлекләр: элемтә үзенчәлекләре; татарларның конфессия үзенчәлеге буларак – тел; яшь татар буынының этник үзенчәлеге формалашу: тәҗрибә һәм перспективалар темаларына сөйләшү планлаштырыла.

Татарстан Фәннәр академиясе, һәм академиянең Исламны өйрәнү үзәге тарафыннан оештырыла торган чарада катнашучылар өчен мәдәни программа һәм экскурсияләр дә каралган.
Конференция нәтиҗәләре буенча җыентык чыгару планлаштырыла, диелә оештыручылар хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр