ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тамашачы Әлмәт театрының үсмерләр репертуарын үзе сайлый
Татарстан экология министры халыкны фосфатлы юуу чараларын кулланмаска өндәде
Үзбәкстан диаспорасы 52 кеше янган автобусның Казанга килергә тиеш булуын кире какты
2018 елда Казанда иске батарейкалар җыю өчен 60 контейнер урнаштырылачак
Америкада Булат Йосыповның «Бабич» фильмын күрсәттеләр

Мәдәният

Язучы Зиннур Хөснияр Театр әһелләре берлегенә кабул ителде

13 ноябрь 2017, 20:48 , Фото: Султан Исхаков

Язучы Зиннур Хөснияр Театр әһелләре берлегенә кабул ителде Бүген Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортының яңа сезоны ачылу тантанасында Татарстан театр әһелләре берлегенең яңа әгъзаларын игълан иттеләр.

(Казан, 13 ноябрь, "Татар- информ"). Бүген Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортының яңа сезоны ачылу тантанасында Татарстан театр әһелләре берлегенең яңа әгъзаларын игълан иттеләр. Берлекнең яңа әгъзаларын Камал театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Хәлимә Искәндәрова котлады. "Үз эшегезгә тугры булыгыз!" – диде ул аларга таныклыклар тапшырып.

Шунысы игътибарга лаек, артистлар белән беррәттән быел Татарстан театр әһелләре берлеге таныклыгы "Сәхнә" журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияргә дә тапшырылды.

Искәртеп үтәбез, моңарчы Татарстан театр әһелләре берлеге таныклыгы журналистлар арасыннан "Татар-информ" хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге җитәкчесе Земфира Гыйльметдиновада гына бар иде.

Мәгълүмат өчен: Татарстан Республикасы театр әһелләре берлегендә 565 әгъза бар. Яңа әгъзалар Россия театр әһелләре берлеге аша кабул ителә. Татарстан театр әһелләре берлеген Фәрит Бикчәнтәев җитәкли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр