ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Хоккейчыларны теләкләре булмауда шелтәли алмыйм – Зиннәтулла Билалетдинов
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды

Татар дөньясы

Томскида Татар мәдәнияте көннәре уңаеннан бай программа әзерләнгән

13 ноябрь 2017, 21:09 , Фото: Рамиль Гали

Томскида Татар мәдәнияте көннәре уңаеннан бай программа әзерләнгән Милләттәшләребез каршында Татарстан сәнгать әһелләре дә чыгыш ясаячак.

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ, Лилия Локманова). 15-26 ноябрь көннәрендә Томск каласында Татар мәдәнияте көннәре узачак, дип хәбәр итә җирле Татар мәдәнияте үзәге. Мәдәни чаралар үзәктә "Татар мәдәнияте: үткәне һәм киләчәге" күргәзмәсен ачу белән башланып китәчәк.

16 ноябрь көнне "Милли-мәдәни мирас: Томск татарлары" презентациясе узар дип планлаштырыла.

20 ноябрьдә  Кисловка бистәсендә балалар өчен "Керпе малае дуслар эзли" (Рафис Корбан пьесасы буенча) спектакле тәкъдим ителәчәк. Аны нәни тамашачыларга Г.Карив исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры күрсәтә. Шул ук көннең кичендә олыларны театр артистлары "Гашыйклар утравы" спектаклен карарга чакыра.

Томскида Татар мәдәнитяе көннәре кысаларында, "Төньяк ислам, яки, җир читендәге ислам" стенды презентациясе, Әниләр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе, Татарстанның атказанган артисты, композитор Вил Усманов концерты узар дип планлаштырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр