ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тамашачы Әлмәт театрының үсмерләр репертуарын үзе сайлый
Татарстан экология министры халыкны фосфатлы юуу чараларын кулланмаска өндәде
Үзбәкстан диаспорасы 52 кеше янган автобусның Казанга килергә тиеш булуын кире какты
2018 елда Казанда иске батарейкалар җыю өчен 60 контейнер урнаштырылачак
Америкада Булат Йосыповның «Бабич» фильмын күрсәттеләр

Җәмгыять

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар артып киткән

13 ноябрь 2017, 16:49

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар артып киткән 6 - 12 ноябрьдә, ягъни бер атна эчендә, республикада авыруның 12 мең 404 очрагы теркәлгән.

(Казань, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанда ОРВИ белән авыручылар нык арткан, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәте.

6 - 12 ноябрьдә, бер атна эчендә, республикада авыруның 12 мең 404 очрагы теркәлгән.

Узган атнада – 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр 10 мең 291 очрак теркәлгән булган.

Шулай итеп, бу арада авыручылар саны 2 мең кешегә, ягъни 18 процентка арткан. Бүгенге көндә авыру дәрәҗәсе эпидемия чигеннән 4,3 процентка ким, - дип җиткерделәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәтендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр