ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Чәйлик – татарча сөйләшик” татарча аралашулар клубы китап базарында очрашты
Фото: Татарстанда альпинизм буенча ярышлар бара
Мәскәү татарлары белән очрашуда чәкчәкне татарларның берләшү символы дип атадылар
Филүс Каһиров Алма-Атада Татар музыкасы концертында катнашачак
Лениногорскида эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артты

Мәдәният

Кариев театры Себер якларында гастрольләрдә

13 ноябрь 2017, 15:13

Кариев театры Себер якларында гастрольләрдә Артистлар тамашачылар игътибарына «Гашыйклар утравы» һәм «Керпе малае дуслар эзли» спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының хәрби частьләр белән дуслык җепләре ныгыганнан-ныгый бара. Әле күптән түгел генә Сочи, Адлер якларында хезмәт итүче якташларыбыз яныннан кайткан артистлар 16-26 ноябрь көннәрендә Новисибирск, Омск, Томск, Кемерово якларындагы татар авылларында чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Кариевлылар 19 ноябрьдә - Новосибирск, 26 ноябрьдә Омскидагы хәрби частьләрдә хезмәт итүче солдат һәм офицерларга Рәдиф Сәгъдинең «Гашыйклар утравы» комедиясен, ә балаларга Рафис Корбанның «Керпе малае дуслар эзли» музыкаль әкиятен күрсәтәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр