ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Мәдәният

Муса Маликов әнисенең юбилей концертына Германиядән махсус кайтачак

13 ноябрь 2017, 13:58

Муса Маликов әнисенең юбилей концертына Германиядән махсус кайтачак Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликованың 3 декабрьдә Казанда иҗат кичәсе узачак.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Быел Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликованың иҗат эшчәнлегенә 40 ел тулды. Әлеге уңайдан “Туган авылым” милли-мәдәни күңел ачу комплексында 3 декабрь көнне иҗат кичәсе оештырыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә музыкант, Гүзәл Маликованың улы Гайсә Маликов хәбәр итте.

“Гүзәл Маликова татар сәнгатенә зур өлеш керткән шәхес, - ди Гайсә Маликов. – Аның шәкертләре бер без генә түгел. Ул балаларда гына түгел, ә өлкәннәрдә дә музыкага мәхәббәт тәрбияли. Озак еллардан бирле ветераннар хорын да җитәкли. Иҗат эшчәнлегенә 40 ел тулу датасын без уллары Муса, Гайсә һәм иҗатташ дуслар белән бергәлән билгеләп узарга карар кылдык. Абыем Муса Германиядән махсус әни бәйрәмендә катнашырга кайтачак. Үземнең иҗатташларым Ризат һәм Зинира Рамазановлар да концерта чыгыш ясарга теләк белдерде. Чиләбедән Татарстанның атказанган артисты, жырчы Нәзифә Хабибуллина да киләчәк”.

Исегезгә төшереп узабыз, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликованың 40 еллык иҗат эшчәнлегенә багышланган чара 3 декабрь көнне “Туган авылым” милли-мәдәни күңел ачу комплексында булачак. Башлана 17.00 сәгатьтә.
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр