ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли

Спорт

Криштиану Роналду дүртенче тапкыр әти булды

13 ноябрь 2017, 09:55

Криштиану Роналду дүртенче тапкыр әти булды Футболчының суррогат анадан туган өч баласы бар иде.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Мадридның “Реал” клубы һәм Португалия җыелма командасы футболчысы Криштиану Роналду дүртенче тапкыр әти булды. Бу хакта футболчы Twitter аша хәбәр итте, дип җиткерә “Российская газета”.

Криштиану Роналду һәм аның кәләше, Испания модель Джорджина Родригесның кызлары туган. Аңа Алана Мартина дип исем кушачаклары алдан ук билгеле иде инде. Алана исемен – футболчы үзе, ә Родригес – Мартина исемен сайлаган.

Шунысы игътибарга лаек: футболчының ике суррогат анадан туган өч баласы – 7 яшьлек кече Криштиану һәм дүрт айлык игезәкләр Матео һәм Ева бар.

Криштиану Роналду белән Джорджина Родригес 2018 елгы дөнья чемпионатыннан соң өйләнешергә ниятли, дигән сүзләр дә йөри.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр