ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште
“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов алдынгы журналистларны бүләкләде
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы Рамазан ае башлану көнен раслады
А.Хәбибуллин хөкемгә тартылган кешегә Татарстанда дәүләт бүләге бирелмәячәген хәбәр итте
Минск шәһәрендә "Чишмә" татар-башкорт оешмасы егерме еллыгын билгеләп үтте

Хәвеф-хәтәр

Удмуртиядә булган фаҗигале хәлдән соң газдан файдалануда аеруча саклык сорала

12 ноябрь 2017, 14:48

Удмуртиядә булган фаҗигале хәлдән соң газдан файдалануда аеруча саклык сорала Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көнкүрештә газ җиһазларыннан файдануда сак һәм игътибарлы булырга, гади кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген искәртә.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Удмуртия Республикасында булган фаҗигале хәлләрдән соң Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе көнкүрештә газ җиһазларыннан файдануда сак һәм игътибарлы булырга, гади кагыйдәләрне сакларга кирәклеген искәртә. Әлеге кагыйдәләр белән министрлык сайтында танышырга мөмкин.

Газ җиһазларын файдалануның вакыты бар - ул 30 елдан артмаска тиеш. Әлеге вакыты узуга,  җиһазларны алыштырырга яисә газ белгечләре карары белән ремонтларга кирәк.

Моннан тыш, газ җиһазларын файдалану, аларны тиешле тәртиптә тотудагы җаваплылык аның хуҗасына һәм файдаланучы кешеләргә төшә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10