ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Хәвеф-хәтәр

Казанда фатирда чыккан янгында 36 яшьлек хатын-кыз үлгән

12 ноябрь 2017, 12:54 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанда фатирда чыккан янгында 36 яшьлек хатын-кыз үлгән Янгын Коломенская урамындагы дүрт катлы 26нчы йорт фатирларының берсендә чыккан.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Казанның Мәскәү районында фатирда чыккан янгында 36 яшьлек хатын-кыз үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич янгын элемтә үзәк пунктына Коломенская урамындагы дүрт катлы 26нчы йорт фатирларының берсендә янгын чыгу хәбәре алынган.
Урында 3, 7нче янгын-коткару частьләре, электр һәм газ, медицина һәм полиция хезмәткәрләре, дознаватель эшләгән.

Янгын сүндерүчеләрне каршылаучылар эчтә кешеләр булу мөмкинлеген җиткергән. Өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән куе төтен бреп чыккан. Коткаручылар килгәнче, 10 кеше йорттан үзләре чыккан. Биш кешене коткаручылар чыгарган.

Янгын сүндергәндә ут чыганагы кухнядан булуы ачыкланган. Янгын дүрт квадрат метрда сүндерелгән. Кухняда тәне нык янган хатын-кыз мәете табылган.
Янгынның башлангыч сәбәбе – ут белән сак эш итмәү.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр