ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли

Спорт

Сабада Татарстан чемпионатында катнашырга лаек көрәшчеләрне ачыкладылар

12 ноябрь 2017, 02:00

Сабада Татарстан чемпионатында катнашырга лаек көрәшчеләрне ачыкладылар Җиңүчеләрне Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм “Саба таңнары” газетасы редакциясе баш мөхәррире бүләкләде.

(Саба, 12 ноябрь, "Татар-информ", “Саба таңнары”, Фәнил Мәүлетов).  Сабада 24-25 ноябрьдә Казанда узачак Татарстан чемпионатында катнашырга лаек көрәшчеләрне ачыкладылар. “Саба таңнары” газетасы призына үткәрелгән татарча көрәш бәйгесендә 91 ир-егет бил алышты. Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Рәис Миңнеханов спортның йөзек кашы булган татарча көрәшне туган телебезне саклаган кебек сакларга чакырды, дип яза җирле басма.

Күп егетләр яхшы әзерлек белән килгән, аңарчы үткәрелгән ярышларда яулаган уңышлары да бар. Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин үзенең чыгышында әйткәнчә, районыбыз егетләре Фәнис Гәрәев һәм Данис Закиров күптән түгел Кемеревода “Кубок Сибири” Бөтенроссия турнирында катнашып җиңү яулаганнар. Актанышта Татарстанның беренче Президенты кубогына ярышларда да 2001-2003 елгы егетләребез 2нче булды. “Өлкәннәргә лаеклы алмаш үсә дип әйтәсе килә”,– диде Равил Хәйруллин.

Алмаш үзен келәмдә күрсәтте. Бил алышу башта тиз барды. Иске Икшермәдән Михаил Кудинов белән Инсаф Биккинин келәмгә чыккач кына вакыт чыкканчы тартыштылар. Җиңү Инсафка бирелде. Алга таба спорт остасы, 40 яшьлек Васил Зәйнуллин (Олы Шыңар) белән Ранис Шәвәлиев (Саба) арасында да көрәш тигез барды. Шулай да яшьлек җиңде. Ранис турында, әгәр даими шөгыльләнсә, республика беренчелегендә ота алырдай егет, диделәр. Эше шундый булгач, күнегүләргә йөрергә вакыты гына юк. Әзерлеклеме-әзерлексезме, чын көрәшчеләр барыбер дә җиңүгә омтыла. Күтәртәмдә, чыгам дип келәмгә кергәннәрдә дә алыш дәрте уяна. Үз үлчәүләрендә кемнәр батыр калачагын өченче әйләнештән соң фаразларга мөмкин була башлый. Әйтик, быел армиядән кайткан Инсаф Шакиров көндәшләрен беренче тотышта ук алып салды.

Мичән авыл җирлегеннән Айнур Мөбарәков белән Илназ Зариповның да җиңүгә омтылышын беркемдә туктата алмады.

Былтыргы көрәштә чит районнардан килгән көчле егетләр кертелүгә карамастан, чемпионнарны отып, үз үлчәвендә батыр калган Ленур Биктимеровка гына кыенга килде. Иске Икшермәдән АязТимерханов белән финалга чыгу өчен бил алышканда көндәше оттыру белән килешергә теләми генә бит. Шулай да Ленурны батыр калудан туктату шатлыгы Аязга түгел, аның авылдашы Алмаз Биккининга елмайды. Шулай ук быелгы турнирның тагын бер җиңүчесе АйратСәлахов та Икшермә кадет мәктәбе-интернаты укучысы булып чыкты. Ул Тимершыктан Ленар Вафин моңарчы беркемгә бил бирмәгән үлчәү категориясендә батыр калды. Ә Ленар быелгы ярышта катнаша алмады.

Бәйге үз үлчәү авырлыкларында Айгиз Сәүбәнов (ЮгарыСимет), Алмаз Биккинин (Иске Икшермә),  Рамил Тимербаев (Олы Шыңар), Айрат Сәлахов, Инсаф Шакиров (Икшермә), Айнур Мөбарәков (Мичән), Илназ Зарипов (Мичән), Дилүс Закиров (Югары Симет), Радик Сафин (Саба) һәм Эдуард Җәләлиевның батыр калуы белән тәмамланды.

Җиңүчеләрне Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев һәм “Саба таңнары” газетасы редакциясе баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов бүләкләде, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр