ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли

Спорт

Зәйле Татарстан җыелма командасы составында республикабыз данын уңышлы яклады

12 ноябрь 2017, 07:00

Зәйле Татарстан җыелма командасы составында республикабыз данын уңышлы яклады Йөгерү буенча оештырылган шәхси беренчелектә исә ир балалар арасында үз яшь төркемендә 2000 метр арага узышта Кирилл җиңүче булды.

(Зәй, 12 ноябрь, “Татар-информ”,  “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). “Артек” халыкара балалар үзәге территориясендә укучылар арасында ГТО III Бөтенроссия физкультура-спорт фестивале узды. Ярышларда беренче тапкыр илебезнең 85 субъектыннан 11-15 яшьлек мәктәп укучылары катнашты. Бөтенроссия ГТО фестивалендә катнашучылар йөзүдә, винтовкадан атуда, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерүдә, сыгылмалылыкта һәм III һәм IV яшь баскычлары өчен каралган башка нормативларда чыгыш ясадылар.

Шунысы игътибарга лаек, фестивальдә Зәй шәһәренең 1 нче мәктәбе укучысы Кирилл Герасимов Татарстан җыелма командасы составында республикабыз данын уңышлы яклады. Якташыбыз физик культура өлкәсендә югары белем дәрәҗәсен күрсәтеп, дипломга лаек булды. Йөгерү буенча оештырылган шәхси беренчелектә исә ир балалар арасында үз яшь төркемендә 2000 метр арага узышта Кирилл җиңүче булды, дип яза район газетасы.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр