ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште
“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов алдынгы журналистларны бүләкләде
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы Рамазан ае башлану көнен раслады
А.Хәбибуллин хөкемгә тартылган кешегә Татарстанда дәүләт бүләге бирелмәячәген хәбәр итте
Минск шәһәрендә "Чишмә" татар-башкорт оешмасы егерме еллыгын билгеләп үтте

Хәвеф-хәтәр

Чирмешән районында трассада комбайн юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

11 ноябрь 2017, 18:11

Чирмешән районында трассада комбайн юл-транспорт һәлакәтенә эләккән Йөк машинасы йөртүчесенең кул бармагы сынган.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Чирмешән районында трассада комбайн белән «КАМАЗ» бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына кичә, 10 ноябрьдә 8.26 сәгатьтә Саминовка авылыннан ерак түгел Нурлат – Кузайкино трассасында йөк машинасы белән авыл хуҗалыгы машинасы бәрелешүе турында хәбәр ителгән.

Һәлакәт урынына ЮХИДИ хезмәткәрләре, Ульяновск янгын сүндерүчеләре һәм табиблар килгән.

Һәлакәттә “КАМАЗ” белән идарә итүче 52 яшьлек шофер зыян күргән. Аның кул бармагы сынган. Янгын сүндерүчеләр аңа беренче ярдәм күрсәткән һәм табибларга тапшырган.

Зыян күрүче Чирмешән Үзәк район хастаханәсенә озатылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10