ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады
Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте
18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты
"Зенит" волейбол командасының Чемпионнар лигасында көндәшләре билгеле булды

Татар дөньясы

Төркия дәүләтенә нигез салган Ататөрекне искә алу чараларында татарлар да катнашты

11 ноябрь 2017, 17:49

Төркия дәүләтенә нигез салган Ататөрекне искә алу чараларында татарлар да катнашты Милләттәшләребез төрек халкының бөек юлбашчысы Ататөрек белән бәйле фикерләре белән уртаклашты.

(Истанбул, 11 ноябрь, “Татар-Информ”, Рушания Алтай). Кичә Төркиядә гомер итүче милләттәшләребез Төркия дәүләтенә нигез салган, аның беренче президенты булган милли юлбашчысы Мостафа Кемаль Ататөрекнең үлеменә 79 ел тулу мөнәсәбәте белән илкүләмендә искә алу чараларында катнашты. Анкарада яшәүчеләр Ататөрекнең кабер-мавзолеена барып чәчәкләр салды. Истанбулда яшәүче Казан һәм Кырым татарларының күбесе шәһәрнең Азия ягындагы Кадыкөй һәм Малтәпә районы оештырган тантанага җыелды. Алар иң элек Ататөрек һәйкәленә чәчәкләр салды. Ул вафат булган сәгатьтә ике минутлык тынлык игълан итеп, бөек юлбашчының рухына хөрмәтләрен белдерделәр һәм Төркия дәүләт гимнын башкардылар.

Малтәпә районы оештырган чара Мәрмәр диңгезе янында үтте. Анда араларында япон инженеры Йошинори Мориваки (Yoshinori Moriwaki) да булган 25 кешелек водолаз төркеме инглиз рәссамы Нед Памфилонның бу көнгә багышлап махсус төшергән “Ататөрек күзләре” портретын су астыннан алып чыгып, Төркия байрагы астында халык игътибарына тәкъдим иттеләр. Япон Йошинори Мориваки һәм инглиз Нед Памфилон Ататөрек хезмәтләрен, эшчәнлеген тирәнтен өйрәнүләрен һәм күңелләрендә аңа чиксез ихтирам яшәтүләрен белдерделәр.

Бу җәһәттән чараларга катнашкан татарлар да Ататөрек белән бәйле фикерләрен бәян иттеләр:

Айбала Полат - 35 яшь, “Ajans 2023” медиа һәм реклама ширкәтендә проект җитәкчесе: “Без, кырым татарлары, Төркия җөмһүриятен коручы Мостафа Кемаль Ататөрекне искә алу чараларына һәр ел катнашабыз. Кырым ханлыгы басып алынганнан соң милләттәшләребезнең күбесе Анадолу туфракларына сыенган. Алар Беренче Бөтендөнья сугышында Госманлы империясе гаскәре сафларында урын алганнар. Мостафа Кемаль Ататөрек җитәкчелегендәге Бәйсезлек сугышына да анадолу халкы белән бергә, иңне-иңгә куеп, дошманга каршы сугышкан. Болай да бер ватаннарыннан баш тартырга туры килгән кырым татарлары авыр вакытта үзләренә кочак ачкан тагын бер ватаннарын югалтырга теләмәгәннәр. Бәйсезлек сугышына Анадолуга килеп урнашкан кырым татарлары гына түгел, Кавказ һәм Балкан төбәгендәге татарлар да кушылган. Бу сугышта җиңүгә ирешеп, Төркия җөмһүрияте корылгач, Ататөрек 50 мең кырым татарына Төркия ватандашлыгы биргән. Аларның күбесе Эскишәһиргә урнашкан. Бүген дә ул каланы төрек халкы, татарлар шәһәре, дип йөри. Без барыбыз да Ататөрек корган илдә укыдык, кеше булдык, бер нинди кыерсытулар күрмичә хозурлыкта яшибез. Шуңа күрә, аны ихтирам белән искә алабыз”.

Таңсылу Алтай – 20 яшь, Истанбул университеты математика бүлеге студенты: “Ататөрекнең бөеклеген аңлар өчен, аның хезмәтләре белән якыннан танышырга кирәк. Ул, чорның иң авыр дәверендә юкны бар итеп, яңа дәүләт корган. Аны төрек милләтчесе дип әйтсәләр дә, ул үз тирәсенә төрек булмаган бик күп фикер иясен, зыялыны җыйган. Шундыйлардан Казан татары Йосыф Акчураны иң якын киңәшчесе итеп күргән. Милләттәшебез, тел, тарих, хокук галиме Садри Максуди Арсалны Париж кадәр Париждан Төркиягә чакыртып кайтарган һәм аңа зур вазифалар биргән. Шулай ук тел галиме Рәшит Рәхмәти Аратны да Европадан кайтарткан, ватандашлык биргән, аңа Төркиядә филология фәненең үсеше өчен эшләргә бөтен мөмкинлекләр тудырган. Зәки Вәлиди Тоган булсын, Кадир Инаныр булсын, Хәмит Зөбәер Кошай булсын - барысы да Ататөрекнең хәерхакын алганнар. Мостафа Кемал Ататөрек рухы өчен игълан ителгән ике минутлык тынлыкта, без, татар яшьләре, әнә шуларны уйладык”.

Кояш Идил - 36 яшь, программист: “Миңа соңгы ун елымны Европа илләрендә уздырырга туры килде. Туган илгә – Төркиягә кайтуыма әле бер атна да булмады. Сагынылган. Бигрәк тә рәсми бәйрәмнәребезнең үзенә генә хас атмосферасы җитмәгәнлеген тоеп яшәдем. Кичә Ататөрекнең үлем көнен искә алу чарасы күңелемне айкады, тойгыландым. Тынлык игълан ителгән мизгелләрдә, бүтән Төркияне ташлап китәргә насыйп булмасын, дип теләдем. Мостафа Кемаль Ататөрек - мөмкин булмаганны булдырган шәхес. Ул фәкыйрь халкын җиңүгә рухландырып, дөнья дәүләтләре булган Англия, Италия, Греция, Франция кебек илләрне җиңгән, дөньяда бердәнбер төрки дәүләт төзеп, дошманнарын аңа хөрмәт күрсәтергә мәҗбур иткән. Илендәге күп санлы милләтләрне канаты астына сыендырган, беркемгә дә төрек булмаганы өчен җәфа чиктермәгән. Шул исәптән татарларга зур хөрмәт белән караган. Европада төрекләргә каршы төрле караш яши, әмма һәркем Ататөрекнең бөек лидер булуын бәян итә. Бигрәк тә галимнәр һәм сәясәтчеләр арасында ул зур абруйга ия. Мин Ататөрек белән горурланмый булдыра алмыйм. Рухы шат булсын”.

Ататөрекне урамда искә алу чаралары Мостафа Кемалның яраткан җырларын һәм ватансөючәнлеккә кагылышлы милли көйләр башкарган район оркестрының чыгышлары белән тәмамланды. Өйләдән соң төрекләр белән бергә милләттәшләребез “Кадыйкөй Халык йорты”нда төрек халкының милли лидерының сәяси эшчәнлегенә багышланган җыенда катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр