ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Япониядә Хезмәткә рәхмәт белдерү көне бәйрәм ителә
Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга
Ижевск шәһәренә Россия төбәкләреннән төрле милләт балалары җыела
"Нефтехимик" хоккейчылары "Металлург" командасын отты
22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сәясәт, Рәсми Татарстан

Ф.Мөхәммәтшин Казахстан Генераль консулына Татарстанда нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде

11 ноябрь 2017, 17:13 , Фото: http://gossov.tatarstan.ru

Ф.Мөхәммәтшин Казахстан Генераль консулына Татарстанда нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде Татарстан парламенты җитәкчесе Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы белән очрашты.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Асхат Нускабай белән очрашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин дипломатка төбәктә нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәк эшчәнлегендә дә уңышлар теләде.

Очрашуда Россия һәм Казахстан югары җитәкчелегенең дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуда зур өлеш кертүләрен билгеләп үттеләр.

Асхат Нускабай Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгын ачылганнан бирле, ягъни 2012 елдан җитәкли. Ул дипломатик эшчәнлеген Санкт-Петербургта БДБ Парламентара ассамблеясе Советы генераль секретаре урынбасары – Казахстан Республикасы парламентының тулы вәкаләтле вәкиле сыйфатында дәвам итәчәк.

Бүгенге очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр