ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фото: Татарстанда альпинизм буенча ярышлар бара
Мәскәү татарлары белән очрашуда чәкчәкне татарларның берләшү символы дип атадылар
Филүс Каһиров Алма-Атада Татар музыкасы концертында катнашачак
Лениногорскида эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артты
Суд Махачкала мэрын ун тәүлеккә сак астына алды

Хәвеф-хәтәр

Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

11 ноябрь 2017, 15:24

Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән Юл һәлакәте Екатериновка авылы тирәсендә М7 «Волга» трассасының 868нче чакрымында булган.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте Екатериновка авылы тирәсендә М7 «Волга» трассасының 868нче чакрымында булган. Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген 11.30 сәгатьтә килгән.

 «ДАФ» һәм «Мерседес» йөк машиналары бәрелешү аркасында, аларның йөртүчеләре үлгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр