ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әлмәттә ике җиңел машина һәм “ГАЗель” йөк машинасы бәрелешкән
"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була
Әлмәт театры Казан гастрольләрен реалити-шоулы спектакль белән япты
Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлады

Җәмгыять

Санкт-Петербургта татар мәдәнияте көннәре кысаларында Муса Җәлил турында фильм күрсәтелде

11 ноябрь 2017, 13:52 , Фото: www.sadovaya53.ru

Санкт-Петербургта татар мәдәнияте көннәре кысаларында Муса Җәлил турында фильм күрсәтелде Бу фестивальнең төп максаты - татар халкының тарихы, традицияләре, көнкүреше һәм сәнгате белән танышу.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 7-16 ноябрьдә Санкт-Петербург китапханәсендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Даими вәкиллеге ярдәмендә Татар мәдәнияте көннәре үткәрелә. Бу хакта вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген әлеге фестиваль кысаларында «Приговоренный к бессмертию» кинолекторие узды. Анда Муса Җәлил турындагы фильм режиссеры Нина Прахарж, шагыйрә Хәлидә Гыйләҗева һәм Санкт-Петербургта М.Җәлил һәйкәле авторы Әхнәф Зиякаев белән очрашу узды.

Чарада Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты. Ул кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм китапханәгә татар телендә әдәбият бүләк итте.

Бу фестивальнең төп максаты - татар халкының тарихы, традицияләре, көнкүреше һәм сәнгате белән танышу. Чарада татар әдәбияты, музыкасы, декоратив-ясалма сәнгать үзенчәлекләре ачыла, төрле халыкларның тарихы һәм бүгенге мәсьәләләре карала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр