ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Эчке эшләр министрлыгының күрсәткечләре соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәдә - Артем Хохорин
Чуваш Республикасының Батыр авылында гер спорты буенча республика турниры узды
Оренбург өлкәсендә “Ак хисләр” фестивале узды
Татарстан Президенты Казанда әфганчыларга яңа һәйкәл кую турында карар кабул итте
Ш.Мәрҗани юбилее уңаеннан конференциядә мөселманнарның берләшү ихтыяҗы хакында сүз булды

Дин

Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә Коръән уку бәйгесе узды

11 ноябрь 2017, 02:00

Әгерҗенең Коръән уку бәйгесендә катнашучылар яшьләренә карап биш төркемдә көч сынаштылар.

(Әгерҗе, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсендә узган Коръән уку бәйгесендә катнашучылар яшьләренә карап биш төркемдә көч сынаштылар, дип яза җирле басма.

Бәйгене җиде яшькә кадәргеләр башлап җибәрде. Чишмә авылыннан ике яшьлек нәни кызчык Асия Абзалиеваның да бу бәйгедә катнашырлык белеме булу – бик соклангыч күренеш. Аның әнисенең энеләре Нуриман һәм Яхъя Корбановлар да шушы төркемдә призлы урында булдылар.

Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре буенча дөрес, сәнгатьле уку буенча 12-18 яшьлек балалар төркемендә Хор. Ключтан Гүзәл Сәлимгәрәевага тиңнәр булмады:

–Бүген сеңелем Исламия да, әнием дә бу бәйгедә катнашты. Алар да уңышлы чыгыш ясадылар, дип сөенечен белдерде ул.

Өлкәннәр арасында Коръәнне дөрес, сәнгатьле укучы зур тәҗрибәлеләрнең осталыкларын күреп сокландык.

– Без бу бәйгегә дүрт ел рәттән киләбез инде. Бүген ике укучым – җиңүчеләр сафында, Диплом һәм бүләкләр алдылар. Мондый бәйгеләрдән соң балаларның кәефләре күтәрелә, мәчеткә тагын да дәртләнеп йөри башлыйлар. Биредә кимчелекләр дә ачык күренә, шуңа күрә мондый бәйгеләр бик кирәк. “Нур“ мәдрәсәсе мөгаллимәсе Әлфия Галләмованың мәкам белән Коръән укуын сокланып тыңладык. Аның мөслимәләргә яулык бәйләү буенча мастер-класс күрсәтүен төшереп тә алдым, кайткач кызларга өйрәтәчәкмен, – диде Исәнбайдан мөгаллимә хаҗия Наилә Шәйдуллина.

– Барлык мәшәкатьләрне калдырып шушы чарага бик сөенеп килдек. Җиңүчеләр рәтендә булуым да көтелмәгәндә булды, чөнки монда барысы да Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре буенча дөрес һәм сәнгатьле итеп укыйлар. Бәйгедә катнашучыларның 40 кардәшебезнең күпчелеге балалар булуы да сөенечле. Коръән турында викторина сорауларына җавап бирү дә бик кызыклы булды. Оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт, – диде Кырындыдан хаҗия Салисә Тимершина.

Бәйге җиңүчеләре: 7 яшькә кадәр балалар арасында – Әдилә Сәхипова (Ямурза), Нуриман Корбанов (Чишмә)

8-11 яшьлек – Гөлсем Нуретдинова (Әгерҗе), Фәрхәт Сәхипов (Ямурза)

12-18 яшьлек – Гүзәл Сәлимгәрәева (Хор.Ключ), Наил Шәрипов (Тирсә)

19-45 яшьлек – Миләүшә Баһаветдинова (Ямурза), Рамазан Хәмидуллин (Ямурза),

45 яшьтән өлкәннәр – Нурия Гыйльметдинова (Ямурза), Рәшит Галләмов (Көчек).
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр