ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли

Дин

Тюркология галимнәре: Төрки дөньяда тәрҗемәләр җитмәү проблемасы бар

10 ноябрь 2017, 17:53 , Фото: Михаил Захаров

Тюркология галимнәре: Төрки дөньяда тәрҗемәләр җитмәү проблемасы бар КФУда “Тюркологиянең актуаль проблемалары: Россия һәм төрки-мөселман дөньясы” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 10 ноябрь көнне, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты бинасында “Күпмәдәниятле дөньяда Ислам” Халыкара конференциясенең “Тюркологиянең актуаль проблемалары: Россия һәм төрки-мөселман дөньясы” темасына үткәрелгән түгәрәк өстәл утырыш уздырылды. Утырышта “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Круглый стол "Актуальные проблемы тюркологии: Россия и тюрко-мусульманский мир"

Россиянең төрле төбәкләреннән килгән галимнәренең барысы да тюркология өлкәсендә әле гаять зур эш эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. Шуларның иң мөһиме – әсәрләрнең оригинал телдән башка төрки һәм рус теленә тәрҗемә итү.

Санкт-Петербург дәүләт университеты доценты Апполинария Аврутина да үз чыгышында шул мәсьәләгә тукталды. Апполинария Аврутина төрек шагыйре, прозаик, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Назым Хикмәт иҗатына тукталды. Үз чыгышында галим: “Назым Хикмәтнең әсәрләре татар теленә бик аз тәрҗемә ителгән. Гомуми алганда, шагыйрьнең төрле шигырьләре кергән 10 китап табып буладыр. Казан федераль университеты хезмәткәрләре ярдәме белән без бу кимчелекне бетерербез дип уйлыйм”, - дип сөйләде. Сүз уңаеннан, Апполинария Аврутина Назым Хикмәт әсәрләрен төрек теленнән рус теленә тәрҗемә итә. Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты укучылары да Назым Хикмәт иҗатын үткәндә ул тәрҗемәләрне куллана.

Круглый стол "Актуальные проблемы тюркологии: Россия и тюрко-мусульманский мир"

Түбән Новгород Халыкара мөнәсәбәтләр һәм дөнья тарихы институты доценты Алим Абидуллин Ислам диненең барлыкка килүе һәм аның төрки дөньяга үтеп керүе, чәчәк атуы турында сөйләде.

“Ислам инде борынгы вакытларда ук күпмилләтлек белән танышты. Ислам фәндәге этник мирасны саклап калырга ярдәм итә”, - дип сөйләде галим.

“Күпмәдәниятле дөньяда Ислам” Халыкара конференциясе 8-11 ноябрь көннәрендә уздырыла. Конференцияне Казан (Идел буе) федераль университеты, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты, Татарстан Фәннәр академиясенең ислам тикшеренүләр үзәге, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты, Мәскәү ислам интитуты оештыра.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр