ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Япониядә Хезмәткә рәхмәт белдерү көне бәйрәм ителә
Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга
Ижевск шәһәренә Россия төбәкләреннән төрле милләт балалары җыела
"Нефтехимик" хоккейчылары "Металлург" командасын отты
22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин: "25 ел халыкка хезмәт иткән Конституциябез белән горурлана алабыз"

10 ноябрь 2017, 16:32 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан парламенты җитәкчесе Чаллыда лекция белән чыгыш ясады.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда район депутатлары, муниципаль хезмәткәрләр, гомуми белем биирү учреждениеләре җитәкчеләре, Иҗтимагый палата вәкилләре, студентлар алдында ТР Конституциясенең 25 еллыгына багышланган лекция белән чыгыш ясады. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу яңа уку елында гына ачылган 41нче урта мәктәптә узды.

Республика Конституциясе ике көн кабул ителгән. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, һәр маддәсе аерым каралган, көчле дебатлар узган. “Конституцияне кичке 10да кабул иткәннәр, бары тик бер - “юк” һәм бер “тавыш бирүдән тыелу” бар иде, дип уртаклашты хатирәләре белән республика парламенты җитәкчесе. 6 ноябрь бәйрәм көне дип игълан ителде. Чыннан да, җанлану булды, чөнки Төп закон “һавадан төшмәде”, ә үз кулым белән яздым.

Татарстан Конституциясе буенча республикада ике дәүләт теле – рус һәм татар, ике теллелек турында республика законнарында язылган. Ул вакытта кабул ителгән карар дөрес, чөнки ул телне саклау өстендә эшли, дип саный парламент җитәкчесе. Бүген яңа федераль дәүләт мәгариф стандартлары кабул ителү сәбәпле, тел мәсьәләсе хәл ителә торган, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. “Якын арада барысы да көйләнәчәк, без татар телен мәҗбүри өйрәнүне саклап калабыз, әмма күләм һәм методика яңадан каралачак”, - диде ул.

Конституциядә 14 маддә аерым урын алып тора, Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларның мәдәниятен, телен үстерүдә һәм көнкүрешен саклауда катнаша. Бүген дөньяда - 7,5 млн, ә Россиядә 5 миллионнан артык татар яши. Әлбәттә, татарларның төрле җирләргә таралып яшәве шартларында, 14 маддә милләтнең берләшүенә этәрә. Татар телендә әдәбият, татар теле дәреслекләре нәшер итү турында сүз бара.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узганча, Татарстан Конституциясе кабул ителгәннән бирле 17 төзәтмә кертелгән. Кагыйдә буларак, алар федераль законга туры китерү ихтыяҗы белән бәйле. Төп законга үзгәрешләрне бик сак кертергә кирәк, дип саный парламент җитәкчесе. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр