ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга
Ижевск шәһәренә Россия төбәкләреннән төрле милләт балалары җыела
"Нефтехимик" хоккейчылары "Металлург" командасын отты
22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

Татар дөньясы

Төркиядә дәүләткә нигез салган Ататөрекнең үлгән көнен искә алдылар

10 ноябрь 2017, 16:26 , Фото: aa.com.tr

Төркиядә дәүләткә нигез салган Ататөрекнең үлгән көнен искә алдылар Чарада Истанбул татарлары да катнашты.

(Истанбул, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген Төркия дәүләтен коручы һәм аның беренче президенты, төрек халкының милли лидеры Мостафа Кемаль Ататөрекнең үлеменә 79 ел тулды. Әлеге көн уңаеннан мәктәпләрдә, югары уку йортларында Ататөрекне искә алу чаралары оештырыла. Соңгы елларда төрек халкы бөек юлбашчының үлем көнен билгеләп үтү ниятеннән рухына дога кылу чараларын урамнарда да үткәрә башлады. Бүген шундый чараларның берсе Истанбулның Малтәпә мәйданында оештырылды, анда Истанбулның Азия ягында яшәүче татар яшьләре дә катнашты. 

Аның дөньяга күзләрен йомган сәгать (09:05) якынлашканда Төркиянең барлык завод–фабрикалары сиреналар гүләтә, автомобильләр, пароходлар гудок бирә, соңыннан Төркия бер минутлык тынлыкка күмелә: урамнардагы автомобильләр, трамвайлар, теплоходлар, кешеләр йөрүдән туктап, тынлык мизгелендә катнаша. Хәтта очкычлар бу минутларда һавага күтәрелми тора. 

Мостафа Кемаль Ататөрек 1881 елның 19 маенда бүгенге Греция территориясендәге Салоники шәһәрендә дөньяга килгән. 1902–1905 еллары арасында Истанбулда югары хәрби уку йортында белем ала. Госманлы империясе армиясендә хезмәт итә, Чанаккалэдә илнең дошманнарына каршы майор дәрәҗәсендә сугышып, җиңү яулый, Синай-Палестина фронтындагы уңышлары нәтиҗәсендә генерал чинына ирешә, милли бәйсезлек хәрәкәтен җитәкли. Сакария мәйданы бәрелешләрендә күрсәткән батырлыгы өчен аңа 1921 елның 19 сентябрендә маршал званиесе бирелә. Төркия туфракларын дошманнардан арындыргач, 1923 елда ул дин белән дәүләт эшләре берберсеннән аерылган демократик җөмһүрият төзи. Аны “Төркия Җөмһүрияте” дип атый. 1938 елга чаклы 4 мәртәбә президент булып сайлана. Ататөрек реформаларының берсе – илдә сөйләшә торган телне төркиләштерү, гарәп хәрефләре урынына латин нигезле төрек алфабитын гамәлгә кертү. Бу җәһәттән ул милләтәшләребез Йосыф Акчура һәм Садри Максуди Арсал белән бергә эшләгән, аларның фикерләренә әһәмият биргән. Икенче мөһим реформасы – хатын-кызларга сайлау, сайлану һәм җәмгыятьнең һәр тармагында урын алу хокукы бирү. Ататөрек шулай ук башлангыч мәктәптә укуны бушлай һәм мәҗбүри иткән. Җәмгыятьнең белемен күтәрү өчен төрле уку йортлары ачылуына мөмкинлекләр тудырган. Авыл халкының тормышын җиңеләйтү нисбәтеннән дә күп төрле программаларның тормышка ашырылуына зур әһәмият биргән.

Мостафа Кемаль Ататөрекнең тормышы һәм эшчәнлеге дөнья күләмендә күп тапкырлар тикшерелә, аның турында 379 гыйльми һәм әдәби әсәр язылган. Бу җәһәттән ул дөнья хакында иң күп әсәр иҗат итегән 100 кеше арасына кертелгән. Аеруча, дөньяда беренче тапкыр БМО һәм ЮНЕСКО оешмалары тарафыннан 1981 ел, тууына 100 ел тулу уңаеннан, “Ататөрек елы” игълан ителә.

Төрек халкының милли юлбашчысы хакында язылган китаплардан җыелган кызыклы мәгълүматлар бу көннәрдә интернет киңлекләрендә бик актуаль. Аларның кайберләрен сезгә дә җиткерергә булдык.

Ататөрекнең буй озынлыгы 1,74 см. булып, авырлыгы - 75 кг. 42 нче размер аяк киеме кигән. Иң яраткан ризыгы – итсез пешерелгән фасоль һәм пылау. Төрек каһвәсен бик яраткан, көн буена 10-15 чынаяк эчә торган булган. Ак күлмәктән башка төслесен кимәгән. Костюм-чалбарларының эскизын үзе сызган, француз тегүчеләре тегеп биргән, костюм-чалбарда караңгы зәңгәр төсне яратмаган. Спорт белән дус булган. Һәр көн атка менгән, сәгатьләрчә йөзгән, бильярд уйнаган. Китап укырга һәвәсле булган. Әдәби әсәрләр арасында Решат Нури Гүнтәкиннең “Чалы кошы” романын аеруча яраткан. Әсәрне һәрвакыт янында йөрткән, эче пошканда теләсә кайсы битен ачып укый торган булган. Ататөрек үз гомерендә 14 китап язган, шуларның берсе - геометрия дәреслеге. Ул анда бик күп яңа төркичә терминнар керткән.

Мостафа Кемаль Ататөрек гомеренең соңгы айларын сироз авыруы белән чирләп үткәрә. 1938 елның 10 ноябрендә Истанбулда Долмабахчә сараендагы резиденциясендә вафат була. Үлеменә бер көн кала үзен дәвалаучы табибка озак кына карап торгач, “Әссәламәгаләйкүм” дип, аңын югалта. Бу аның соңгы сүзе була.

Бөек юлбашчының дөньяга күзләрен йомган бүлмәсе халыкка музей буларак тәкъдим ителә. Ататөрекнең кабер-мавзолее – Әнкарәдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр