ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли

Дин

Татарстан Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы никах уку кагыйдәләрен раслады

10 ноябрь 2017, 15:44 , Фото: ДУМ РТ

Татарстан Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы никах уку кагыйдәләрен раслады Әлеге нигезләмә хатын-кызларның хокукларын яклау һәм гаилә институтын ныгыту максатларыннан чыгып эшләнгән.
(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышы узды. Бу хакта “Татар-инфом” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Хәзрәтләр җыелышта төп бер сорау карады: "Имамнар тарафыннан никахлар укылганда ислам хокукы кагыйдәләрен куллану турында" нигезләмәне кабул итү. Татарстанның Казыйлар шурасында раслангач, әлеге документны нәзарәтнең барлык дин әһелләре дә үз эшләрендә файдаланырга тиеш булачак. Нигезләмәдә никах йоласының Хәнәфи мәзһәбенә һәм дәүләт тарафыннан ЗАГС бүлекләрендә теркәлүгә туры килү, мәһер күләмен билгеләү, татар-мөселман гаиләләренең күбесенчә моногамик характерда булуы, кияү-кәләшнең балигълыгы, нәзарәтнең Теркәү кенәгәсендә теркәлү зарурилыгы кебек мәсьәләләр карала.
 
Голәмәләр шурасы раслаган әлеге документ хатын-кызларның хокукларын яклау һәм гаилә институтын ныгыту максатларыннан чыгып эшләнгән.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр