ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли

Дин

Татар теленә ничек мәхәббәт уятырга? - Мөселман дискуссия клубы нәтиҗәсе

10 ноябрь 2017, 10:43 , Фото: Александр Эшкинин

Татар теленә ничек мәхәббәт уятырга? - Мөселман дискуссия клубы нәтиҗәсе Мөселман дискуссия клубы кунаклары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Айдар Шәйхин "Туган тел" темасына фикер алышты.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә Казанның Галиев мәчетендә Мөселман дискуссия клубы чираттагы утырышын уздырды. Кунак буларак Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм “Гыйлем” проектының баш мөхәррире Айдар Шәйхин чакырулы иде. “Татар-информ” хәбәрчесе дә бу фикер алышуда катнашты.

Дискуссия утырышында төп мәсьәлә булып республикабызда татар теле вазгыяте куелган иде. Биредә мәктәпләрдә татар теле кыскартылуы түгел, ә ничек итеп адәм баласына үз туган теленә мәхәббәт уяту проблемасы турында фикер алышу барды.

Мусульманский дискуссионный клуб

Чакырылган кунаклардан да төрле фикер ишетеп булды. Әйтик, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин туган телне саклауны, бу очракта татар телен дин, Коръән ягыннан караса, Айдар Шәйхин исә үз тезисларын барлап килгән. Фикер алышуга килгән мөселманнар, үз чиратында, татар телен гаиләдә сакларга кирәклеген өстен күрде. Шулай ук мөселманнар мәктәпләрдәге методикаларны үзгәртергә кирәк дигән фикер белән ризалашты.

“Татар теле Татарстанның дәүләт теленең берсе булып санала. Безнең әти-әниләребез буыны тарафыннан табылган байлыгыбызны хөрмәт итәргә кирәк. Алар Конституциядә аталып узган татар теле өчен тавыш биргәннәр. Әгәр дә без туган һәм туган булмаган телләр турында сөйләшәбез икән, бу ата-бабаларыбызның җиңүләреннән артка чигенү булачак. Татар теле – дәүләт теле һәм аны хөрмәт итәргә кирәк”, - диде Рөстәм хәзрәт.

Хәзрәт татар телендә күп кенә дини китаплар булу хакында да сөйләде.

“Бу сорауга дин ягыннан карасак, татар телендә гаять зур дини әдәбиятнең тузанга батып ятуын беләбез. Без ул китаплар язылган телне онытабыз икән, бу байлыгыбыз да югала дигән сүз. Хәзерге әдәби татар теле октябрь инкыйлабына кадәр булган әдәби телдән ярлырак та. Күп сүзләрне инде без югалттык”, - дип сөйләде хәзрәт.

Мусульманский дискуссионный клуб

“Мин бу сорауны бик озак уйладым. Миңа калса без кешегә 4 критерий буенча туган телгә кызыксыну уята алабыз. Беренчесе аның аң аша килә: “Мин татар һәм үз телемне белергә тиешмен. Икенчесе юл – вөҗдан. Безнең мәчетләрдәге вәгазьләр инде ай буе татар теленә багышлана. “Син татар, ник телеңне белмисең?”, дип кешенең вөҗданына тәэсир итергә мөмкин. Өченчесе – тышкы стимул. Мәсәлән, дәүләт оешмалары ике телне дә белгән хезмәткәрләргә, стимул буларак, өстәмә акча бирергә тиеш. Бу ысул инде 90-х елларда ук барлыкка килде, әмма ул эшләми. Дүртенчесе бик тә кызык юл – кырыс мәдәни экспансия”, - дип сөйләде Айдар Шәйхин.

Мусульманский дискуссионный клуб

Мөселман дискуссия клубының киләсе утырышы ике атнадан соң Галиев мәчетендә узачак. Төгәл вакытны һәм чакырылган кунак исемен клубның “Вконтакте” төркемендә белеп булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр