ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште
“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов алдынгы журналистларны бүләкләде
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы Рамазан ае башлану көнен раслады
А.Хәбибуллин хөкемгә тартылган кешегә Татарстанда дәүләт бүләге бирелмәячәген хәбәр итте
Минск шәһәрендә "Чишмә" татар-башкорт оешмасы егерме еллыгын билгеләп үтте

Авыл

Татарстан районнарында “Авыл кибете” программасы кысаларында блок-модульле кибетләр төзелә

10 ноябрь 2017, 08:32

Татарстан районнарында “Авыл кибете” программасы кысаларында блок-модульле кибетләр төзелә Татарстанның 47 торак пунктында кибетләрнең нигезен салу эшләре бара.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының Алтынчы Елга авылында һәм Саба районының Кече Шинар авылында блок-модуль кибетләрнең металл конструкцияләрен монтажлау эшләре бара. Объектлар “Авыл кибете” республика максатчан программасы кысаларында төзелә. Исегезгә төшерәбез, шундый стационар сәүдә пунктлары республиканың 100 йорттан күбрәк булган торак пунктларында ачыла, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге белгечләре әйтүенчә, 2017 елның 9 ноябренә Татарстанның 47 торак пунктында кибетләрнең нигезен салу эшләре бара. Эшләрне тәмамлау 11 ноябрьгә планлаштырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10