ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әхмәт Мәзһәров: Татар телен белү миңа нык ярдәм итте
Казанда юл инспекторы һәлак булган авария видеосы чыкты
Чаллыда ир-ат үз фатирында янып үлгән
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Экспорт советын төзеде
М.Садыйков Республика онкология диспансеры коллективын яңа баш табиб белән таныштырды

Мәдәният

«Әлиф» спектакленең «Һөнәр» фестиваленә катнаша алмавы ком салырлык сәхнә булмауга бәйле

9 ноябрь 2017, 22:07 , Фото: Султан Исхаков

«Әлиф» спектакленең «Һөнәр» фестиваленә катнаша алмавы ком салырлык сәхнә булмауга бәйле "Һөнәр" IX Бөтенроссия яшь татар режиссура театр фестивале 9-14 декабрь көннәрендә Казанда үтә.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Әлиф” хореографик спектакленең “Һөнәр” IX Бөтенроссия яшь татар режиссура театр фестивалендә катнаша алмавы техник сәбәпләргә бәйле. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Камал театрының әдәби бүлек мөдире, “Һөнәр” фестиваленең программа директоры Нияз Игъламов “Әлиф”нең “Һөнәр”гә катнаша алмавын аны күрсәтә алырлык театраль мәйдан булмауга бәйләп аңлатты. “Әлиф” мәгълүмати пространствода бик яхшы яктыртылды, безнең максат перифериядәге театр тормышын күбрәк күрсәтү”, – диде ул матбугат конференциясендә.

“Мин бит иҗат кешесе, иминлек хезмәте таләпләрен аңлап бетермим. Ә алар ком җәергә рөхсәт итми, бу янгын куркынычсызлыгы белән дә бәйле, ниндидер нормаларга туры килми икән. Без бит дәүләт театры, андый таләпләрне читләтеп үтә алмыйбыз. Тагын бер җитди сәбәп – фестиваль барган көннәрдә Нурбәк Батулланың вакыты булмады”, – диде матбугат чарасыннан соң Нияз Игъламов “Татар-информ” хәбәрчесенә. – “Калеб” җыены чыгарган “Ишекләр” шигъри спектаклен чакырган идек, әмма режиссеры Резеда Гарипова аның буенча репетиция ясау мөмкинлеге юклыгын әйтте. Ул бик репертуардагы спектакль түгел, репетицияләрсез чыгарып булмый”.

“Һөнәр” IX Бөтенроссия яшь татар режиссура театр фестивалендә катнашкан 15 спектакльнең алтысы татар телендә. Болар – дәүләт театрлары чыгарган спектакльләр. Татар телендә эксперименталь спектакльләр юк.

Фестиваль 9-14 декабрь көннәрендә Казанда үтә. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән Камал театры.

Мәгълүмат өчен: "Әлиф" хореографик спектакленең режиссеры – Туфан Имаметдинов. Ул өч номинациядә "Алтын битлек" театр премиясенә тәкъдим ителде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10