ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты һәм Актүбә өлкәсе Хакиме хезмәттәшлек турында килешү имзалады

9 ноябрь 2017, 16:34 , Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстан Президенты һәм Актүбә өлкәсе Хакиме хезмәттәшлек турында килешү имзалады Килешүне имзалау тантанасы Россия һәм Казахстанның XIV төбәкара хезмәттәшлек форумында узды.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан хөкүмәте һәм Актүбә өлкәсе хакимияте (Казахстан) арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзара хезмәттәшлек турында килешүгә үз имзаларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Актүбә өлкәсе Хакиме Бердыбек Сапарбаев куйды.

Килешүне имзалау тантанасы Россия һәм Казахстанның XIV төбәкара хезмәттәшлек форумында булды.

2014 елда шундый ук документлар Кызыл Орда һәм Атырау өлкәләре белән имзаланган иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр