ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Генераль консулына «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды

9 ноябрь 2017, 13:04 , Фото: prav.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Генераль консулына «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды Очрашуда Казахстан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында үзара киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Әсхәт Нускабай белән очрашты. Бу хакта Президент матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Очрашуда Казахстан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында үзара киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Әсхәт Нускабайга «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр